Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Минем Татарстаным» рәсем конкурсы узды

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

29 август көнне Татарстан Республикасы көне алдыннан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан көндезге төркемгә йөрүче социаль хезмәтләр алучылар арасында рәсем конкурсы үткәрелде.

Чара башында белгечләр балаларны бәйрәм тарихы, аның төп символы – республика гербы белән таныштырдылар.  Чара ахырында иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International