Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясе

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Эшчәнлекләре һәм проектлары җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган һәм коммерцияле булмаган сектор, гражданлык берләшмәсе үсешенә зур өлеш керткән гражданнар һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар гариза бирә ала.

Премиягә дәгъва итүчеләрнең документлары 2023 елның 27 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт.

Тәкъдим итү шартлары белән ТР Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International