Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне чын күңелемнән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
30 августта Татарстан халкы үз дәүләтчелеге тууын - Республика оешу көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм яше, милләте, дини һәм сәяси карашларына карамастан - һәркемне берләштерә.
Без республикабыз, аның данлы тарихы, заманча казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның якты киләчәгенә ышанабыз.
Татарстанның социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешенә Лениногорск районы халкы зур өлеш кертә. Без бергә теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итә һәм барлык кыенлыкларны җиңеп чыга алабыз.
Көндәлек тырыш хезмәтегез өчен сезгә чын күңелемнән рәхмәт белдерәм. Аерым хөрмәт сүзләрен ветераннарга җиткерәм. Нәкъ менә сезнең үрнәгегез, сез салган традицияләр хәзерге буынны яңа җиңүләргә рухландыра.
Барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм тыныч тормыш телим.
Республика көне белән сезне!