Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль ачкычларын тапшырды. Тантана «Казан Экспо»Халыкара күргәзмә комплексы каршындагы мәйданчыкта узды.
Тантана традицион рәвештә Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган инде.
Яңа автомобильләр ачкычларын Лениногорск районының Мичурин һәм Яңа Иштирәк авыл җирлекләре башлыкларына тапшырды. Чарада Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә. Быел смотр-конкурста Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм ике шәһәр округы катнашты. Конкурста катнашу өчен барлыгы 200 гариза бирелгән, һәм аларның 100е җиңүче булган.