Халык игътибарына!!! Нефтьчеләр көне вакытында гомуми файдаланудагы юлларны ябу

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының  2023 елның 23 августындагы 125 номерлы «Татарстан Республикасы көнен һәм Татарстан нефть чыгаруның 80 еллыгына һәм Ромашкин ятмасының ачылуына 75 ел тулуга багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм үткәрү турында» боерыгын үтәп, сезгә 2023 елның 26 августында өлешчә юллар ябылачагы турында хәбәр итәбез.

26 августта 7:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ябылачак:
- Тукай урамы Шашин урамыннан Лыжная урамына кадәр;
- Лыжная урамы Никишин урамыннан Тукай урамына кадәр,
Горький урамы Тукай урамы белән киселешендә.

Сездән 2023 елның 26 августында юлыгызны планлаштырганда әлеге мәгълүматны истә тотуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International