Мунчада янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез!

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

22 августта 2023 елның 14 сәгать 08 минутта 66нчы янгын сүндерү частена  Иске Шөгер авылында мунча һәм сарай януы турында хәбәр килә. Хәзерге вакытта янгынның  сәбәбе ачыклана.

Мунчаларда янгын чыгуның иң еш очрый торган сәбәпләре: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мич җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Шуны истә тотарга кирәк, мунча  – ул янгын куркынычы булган корылма. Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу янгынга китерергә мөмкин. Мич һәм төтенлекнең өзеклеген күзәтеп тору бик мөһим;

агач яки башка җиңел янган объектлар мичнең һәм төтеннең кайнар өлешләреннән җитәрлек ераклыкта булырга яки яхшы изоляцияләнгән булырга тиеш, даими рәвештә мичне чистартырга, барлыкка килгән дефектларны вакытында бетерергә кирәк;

Мичне ягар алдыннан, һичшиксез, төтен барлыкка китерүче каналларда тарту булу тикшерелә. Әгәр дә тарту юк икән, төтенне аз гына микъдарда ягулык яндыру юлы белән җылыталар. Шуннан соң да ул килмәсә, мичнең барлык төтенле каналларын чистартырга кирәк;

мунчаны эксплуатацияләгәндә, пыскып торган күмернең мичтән төшмәвен күзәтергә кирәк;

Мунча, кагыйдә буларак, ул агач корылма, аның эчке бүлмәләре дә җиңел янып китүчән материаллардан эшләнә. Шуңа күрә мичне ягып җылытканда һәм электр челтәрләрен эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүдән тыш, ачык ут чыганаклары, тәмәке тарту вакытындагы куркыныч булуын белеп торырга кирәк: теләсә нинди саксызлык бәлагә китерергә мөмкин. 

Исегездә тотыгыз, мунчаның янгын куркынычсызлыгы тулысынча диярлек сезнең җилкәгә төшә. Барлык саклык чараларын үтәп, җиһазларны дөрес итеп карап торсагыз, сез озак еллар үз кулларыгыз белән төзелгән мунчадан ләззәт алырсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International