22 августта Лениногорск районының «Исток-башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Волонтер» ирекле үзәге волонтерлары белән берлектә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Флагның өч төсе» дигән акция уздырды. Балалар шәһәр халкына Россия Федерациясе флагы символы булган тасмалар тараттылар.
Акция барышында катнашучылар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Өч гасырдан артык Россия флагы дәүләтнең төп атрибутларының берсе булып тора, ул россиялеләр тормышында һәм бөтен илнең дәүләт тормышында мактаулы урын алып тора. Россия триколоры-зур илнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Акциядә 30дан артык социаль хезмәт алучы катнашты.