Район башлыгы Рәгать Хөсәенов атналык «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен уздырды

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында «Эшлекле дүшәмбе» атналык киңәшмәсе узды, аны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәрде. Залда район һәм шәһәр башкарма комитетлары һәм Советлары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, хезмәт күрсәтүче оешмаларның җитәкчеләре һәм директорлары җыелды.

Барлык җитәкчеләр дә агымдагы атнада башкарылган эшләр һәм алдагы атнага планнары турында хәбәр иттеләр.

Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов куйган төп бурычлар:

-Лениногорск халкына янгын куркынычсызлыгы, АПИ урнаштыру турында мәгълүмат бирү;

-Д категорияле шоферларны сайлап алу, яки мәшгульлек үзәгендә яңадан укыту;

- 26 августка әзерлек эшләре - Нефтьчеләр көненә, Шәһәр көненә багышланган чараларны лаеклы дәрәҗәдә уздырырга;

- «Безнең ишегалды»программасы буенча юл эшләрен, төзелеш эшләрен тәмамлау;

-2024-2025 елларга республика һәм федераль программаларда катнашу өчен кирәкле барлык документларны әзерләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International