21 августтан республика юлларында " Игътибар-балалар!" чарасы узачак

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

21 августтан 10 сентябрьгә кадәр юлларда балаларның куркынычсыз тәртип күнекмәләрен торгызу максатыннан Татарстанда " Игътибар-балалар!» чарасы уза. 

Уку елы башланыр алдыннан мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында автоинспекторлар урам-юл челтәренең торышын тикшерәләр.

Мәктәп автобусларының техник торышына аерым игътибар бирелә.

Ә 1 сентябрьдән ЮХИДИ постлары мәгариф оешмаларына якынайтылачак.

‼️ Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Игътибарлы һәм сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International