Лениногорскига Бөтенроссия ярышлары узды

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

2009-2011 нче, 2012 нче елда туган малайлар һәм кызлар трамплиннан сикерү буенча «Матурлык очышлары» дип аталган илкүләм бәйгедә көч сынашты. 

Ярышларда Санкт-Петербург, Уфа, Лениногорск, Әлмәт, Казан, Түбән Новгород, Красноярск шәһәрләреннән 60 ка якын трамплинчы катнашты. 

Ярышны трамплинда чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр бәйгесе буенча республика федерациясе президенты Әнәс Вәлиев ачты. HS-32 m һәм HS-52 m трамплиннарыннан сикерделәр. 

Ярышларның гомуми нәтиҗәсе буенча, лениногорскилылар бер алтын һәм бер бронза медальгә ия булдылар. Алтын медальне, 12 яшьлек һәм аннан кечерәк яшьтәге спортчылар арасында көч сынашкан якташыбыз Юрий Кондарьев алуга иреште. Ә бронза призга шул ук яшь категориясендә ярышкан кызлар арасында Риана Хлынова лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International