Онытмыйк, электр үткәргечләрен дөрес монтажламау да бәла - каза китерә. Моннан тыш, бакчачыларга шуны истә тотарга кирәк: төрле кисәкле, төрле материалдан, зарарланган изоляцияле, кадаклар белән беркетелгән электр үткәргечләрен куллану рөхсәт ителми.
Электр җылыткычларының җитешсезлеге яки дөрес эшләмәве фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Торак йортларда, фатирларда һәм бакча йортларында электр исәпләгечләрдә калибрланмаган саклык чараларын (жучки) куллану һәм төзек булмаган электр приборларын эксплуатацияләү катгый тыела. Электр челтәренең артык йөкләнеше, бер үк вакытта берничә энергия кулланучыны бер розеткага кертү дә янгынга китерергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсе искә төшерә: янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәү генә – сезнең мөлкәтегезне уттан саклау өчен гарантия. Онытмагыз, үзегез һәм якыннарыгызның куркынычсызлыгы бары сезгә генә бәйле!