Бүген ишегалдының соңгы бәйрәме 9 нчы ТОСта, Тукай урамындагы 16а йорт ишекалдында узды. Мондый очрашулар традициягә әверелде, анда микрорайон халкы өчен концерт номерлары оештырыла, балалар өчен анимация мәйданчыклары эшли, шулай ук мондый очрашуларда лениногорскилылар шәһәр хезмәтләренә үз сорауларын яки теләкләрен бирә һәм калдыра алалар.
Ишегалды бәйрәмнәре кысаларында шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уздырылды, булачак беренче сыйныф укучыларына һәм күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган укучыларга мәктәпкә әзерләнүдә кирәкле ярдәм күрсәтелде.