Лениногорскның "Исток-башлангыч" үзәгендә түгәрәк өстәл узды

2023 елның 18 августы, җомга

18 августта Лениногорск районының «Исток-башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова өлкәннәр белән бергә  "Россиядә һәм дөньяда гаилә, балалар һәм демографик хәл»дигән темага түгәрәк өстәл уздырды.

Түгәрәк өстәл барышында социаль педагог илебездә гаиләләргә ярдәм итүгә һәм тууны арттыруга юнәлдерелгән нинди чаралар һәм программалар үткәрелүен билгеләп үтте. Шулай ук тууга йогынты ясый торган сәбәпләр һәм факторлар турында да фикер алыштылар.

Чара ахырында катнашучылар гаилә һәм балалар һәр җәмгыятьнең һәм милләтнең киләчәге дигән нәтиҗәгә килделәр. Гаилә һәм демографик хәлнең үзара бәйләнеше илнең икътисади, социаль һәм мәдәни үсешендә зур роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International