Пенсия тупланмаларын ничек алырга

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Пенсия законнарындагы үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен үзгәртми. Аларны алу хокукына ия булган пенсия яше элеккеге чикләрендә кала хатын-кызлар өчен 55 яшь һәм ир-атлар өчен 60 яшь дәрәҗәсендә. Бу пенсия тупланмаларының барлык төр түләүләренә, шул исәптән тупланма пенсиягә, ашыгыч һәм бер тапкыр түләүләргә кагыла. Элеккечә, пенсия тупланмалары индивидуаль пенсия коэффициенты һәм иминият стажы кирәк булганда билгеләнә: 2023 елда бу 25,8 коэффициент һәм 14 ел.

Шул ук вакытта 01.01.2019 елдан бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә пенсия тупланмалары акчаларын, шул исәптән 60 һәм 55 яшькә җиткән (тиешле рәвештә ир-атлар һәм хатын-кызлар) иминият стажы һәм (яки) иминият пенсиясен билгеләү өчен таләп ителә торган индивидуаль пенсия коэффициенты күләме булмау сәбәпле тупланма пенсия билгеләү хокукын алмаган затларга да түләү билгеләнергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International