Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогик хезмәткәрләргә 49 яңа LADA Vesta автомобиле ачкычларын тапшырды.
Эш машиналарын муниципалитетларның Мәгариф идарәләре һәм бүлекләренең җитәкчеләре кабул итеп алды.
Әлеге тантанага район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин да чакырулы иде. Биредә Вагиз Санатуллинга эш машинасы ачкычы тапшырылды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Бүген шулай ук Казанда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узачак.