Район башлыгы Рәгать Хөсәенов кабат мобилизацияләнгәннәр белән очрашты

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты.

Очрашу барышында аларның гаиләләренә нинди ярдәм кирәклеге, шулай  гуманитар йөккә нәрсәләр  кирәклеге турында фикер алыштылар..

Очрашу ахырында Рәгать  Хөсәенов рәхмәт сүзләрен җиткерде, җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтуларын теләде.

Шуны да искәртик: гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү бара. Контракт буенча барлык хәрби хезмәткәрләр РФ законнары нигезендә барлык тиешле социаль ташламалар һәм түләүләр белән тәэмин ителә.

Контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләр Лениногорск шәһәренең хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала: Шашин проспекты, 24 адресы буенча, элемтә өчен телефон: 5-08-94, 5-08-96, 5-09-02, 5-19-22 (тәүлек әйләнәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International