Лениногорскида «Теләкләр агачы»

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан «Теләкләр агачы» хәйрия акциясе оештырылды. Уздырыла торган акциягә «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов һәм 7 нче автоном коммерцияле булмаган территориаль иҗтимагый үзидарә оешмасы рәисе урынбасары Ирина Матевосян кушылды.

 Социаль хезмәт күрсәтүдә булган балалар үзләренең изге теләкләрен белдерделәр һәм үзәктә билгеләнгән теләкләр агачына урнаштырдылар. Иганәчеләрнең кайгыртуы һәм игътибары нәтиҗәсендә балигъ булмаганнарның кечкенә хыяллары тормышка ашты. Шулай итеп, Юлия рәсем ясау өчен беренче сыйныф укучысының җыелмасын һәм кәрәзле телефонлы булды, Илья - Лего, Дарья - органайзер, Артемий һәм Арсений - бөтен гаилә белән уйный алырлык өстәл уены. Балалар һәм аларның әти-әниләре бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International