7 августта Шәһәр микрорайоннарында ишегалды бәйрәмнәре башланды, алар 18 августка кадәр дәвам итәчәк.
Шәһәр халкына бәйрәм концерты оештырыла, бүләкләүләр һәм конкурслар үткәрелә, балалар өчен анимация командасы, бәйрәм сәүдәсе эшли. Мондый очрашуларда лениногорскилылар идарәче компанияләр җитәкчеләре, шәһәр хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре белән очраша, хакимият вәкилләре белән аралаша һәм аларга сораулар бирә ала.
Микрорайоннарның иң актив кешеләре район Башлыгының Рәхмәт хатлары, шулай ук хезмәт күрсәтүче оешмалардан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Ишегалды бәйрәмнәрендә депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында балаларга кирәк-яраклары белән портфельләр тапшыралар.
Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә, бүген барлык халыкны Вахитов урамындагы с-паркка 17:30 сәгатьтә көтеп калабыз.