Район башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен уздырды

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенопрелдприятие һәм оешмалар вәкилләре, шулай ук шәһәр һәм район башкарма комитетлары һәм Советлары бүлекләре җитәкчеләре белән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.

Киңәшмә полиция начальнигы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Андрей Иваньчин чыгышыннан башланды. 

Докладтан соң район башлыгы Рәгать Хөсәенов, зур суммаларга кредитлар бирү буенча аңлату эшен көчәйтү өчен, Лениногорск районы банклары вәкилләре белән киңәшмә җыярга кушты.

Киңәшмәнең тагын бер мөһим темасы-су объектларында иминлек, тыелган урыннарда су коенуга юл куймау, шулай ук алкоголь исереклеге мәсьәләсе.

Исерек хәлдә машина йөртүгә юл куймау буенча мәгълүмат эшен көчәйтергә. 

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов терлекчелек комплексларын кышка, шулай ук көзге культуралар чәчүгә әзерләү буенча киңәшмә үткәрү турында күрсәтмә бирде.

Ахырда Рәгать Хөсәенов барлык җаваплы җитәкчеләргә һәм беркетелгәннәргә Лениногорск районын бәйрәм чараларына әзерләүне көчәйтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International