Ут хаталарны кичерми. Әгәр аның белән акылсыз һәм саксыз эш итсәң, мәкерле дошманга әверелергә мөмкин.
Хөрмәтле ата-аналар!
Үзегез һәм балаларыгызның куркынычсызлыгы өчен, гадәттән тыш хәлләрдә үзегезне ничек тотарга икәнлеге турында балалар белән мөмкин кадәр ешрак сөйләшегез.
Иң мөһиме: балаларны янгыннан сакланырга өйрәтегез. Балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатларга онытмагыз.
Янгыннан саклану өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белергә һәм төгәл үтәргә кирәк.
Янгын чыккан очракта шунда ук 101, кәрәзле телефоннан 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез!