Янгын куркынычы югары булган чорда куркынычсызлык

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

ХӨРМӘТЛЕ ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР!!!

Ел саен язгы-җәйге чорда янгыннар саны шактый арта. Янгыннарның төп сәбәпләре-ут белән саксыз эш итү: коры үлән яндыру, учак ягу, тәмәке тартканда, көнкүреш электр приборлары белән эш иткәндә саксызлык күрсәтү.

Үзегезне, туганнарыгызны фаҗигадән саклау өчен гади кагыйдәләрне үтәгез:

*Коры үлән, агачлар янында учак якмагыз;

*Коры үлән яндырмагыз;

*Тирә-юньне чүп-чардан, төзелеш материалыннан һәм коры үләннәрдән вакытында чистартыгыз;

* Янгын куркынычы янаган чорда балалар һәм яшүсмерләр белән аңлату эшләре алып барыгыз. 

* Җылыту приборларын һәм мичләрне эксплуатацияләгәндә, шулай ук мунча якканда сак булыгыз;

* Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез. 

* Төзек электр приборларыннан, штепсель розеткаларыннан гына файдаланыгыз, электр үткәргечләрнең изоляциясе торышын күзәтегез;

* Урын-җирләрдә, сарайларда, чардакларда, ягулык материалларын саклау урыннарында тартмагыз, шырпы яндырмагыз, тәмәке тартмагыз;

*Өйдә һәм ишегалдында беренчел янгын сүндерү чаралары булуын контрольдә тотыгыз;

*Өйдән чыгып киткәндә электр приборларын сүндерергә онытмагыз.

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә таләпләрне бозган өчен гражданнарга 5000 сумнан 15 000 сумга кадәр административ җаваплылык каралган.

Янгын чыгуын күрсәгез, бу хакта кичекмәстән «01» телефонына яки «112»мобиль телефонына хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International