Лениногорск педагогы "Педагог-психолог-2023" зона этабына узды

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

2023 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының «Мөслим гимназиясе» МББУ базасында (мәктәп-электрон белем бирү компетенциясе үзәге) балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсының зона этабы узды.

Конкурста Нурлат, Әлмәт, Лениногорск,Сарман, Мөслим, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Чистай муниципаль районнары мәгариф учреждениеләренең 9 педагог-психологы катнашты. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча компетентлы жюри җиңүчеләрне билгеләде. Лениногорскиның 14нче мәктәбе педагог-психологы Сәгъдиева Екатерина Вячеславовна зона этабында җиңүче булды. Котлыйбыз! Алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International