Лениногорскидан килгән Делегация Казанда 8 Март хөрмәтенә уздырылган тантаналы чарада катнашты

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

8 март бәйрәме алдыннан Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе җиңүчеләрен котладылар.

Казанга Хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган чарага Лениногорскидан бер төркем хатын-кызлар барды. Алар арасында төрле өлкәдә эшләүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әнисе һәм хатыны бар иде.

Чара Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узды.  Популяр эстрада артистлары, республиканың танылган иҗат коллективлары бәйрәм концерты тәкъдим иткән.

Чарага чакырылган барлык хатын-кызларга чәчәк букеты һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар.

Шулай ук бу көнне «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. 

Лениногорскидан «Ир-ат – лидер» номинациясендә шәһәрнең мактаулы гражданины, трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Татарстан Федерациясе президенты Әнәс Вәлиев җиңү яулады. Аңа җиңүче дипломы тапшырдылар. Әнәс Вәлиев конкурсның зональ этабында, Әлмәттә дә җиңгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International