6 марттан 7 апрельгә кадәр Казанда һәм республиканың 11 муниципаль районында быел «Безнең ишегалды» программасы буенча очрашулар узачак. Бу-төзелеш эшләре барышы турында белү һәм программа буенча кызыксындырган барлык сорауларны шәхсән архитекторга, район проектлаучысына һәм администрация вәкилләренә бирү мөмкинлеге.
9 мартта 18:00 сәгатьтә Мәгариф идарәсенең актлар залында (Шашин пр., 22) «Безнең ишегалды» программасы командасы быел программа буенча ишегалларын төзекләндерәчәк Лениногорск халкы белән очрашачак.
Районнардагы очрашуларда ишегалды пространстволарын проектлаучылар булганлыктан, алар проект карарларын аңлатып, төзекләндерү схемалары буенча сорауларга җавап бирә алачаклар.
Без халыкка һәм программада катнашучыларга программаның принциплары, шулай ук төзелеш эшләренең барышын ничек күзәтергә һәм кимчелекләр турында кая хәбәр итәргә кирәклеген белү өчен җыелышларда булырга киңәш итәбез. Программаның һәр катнашучысына ишегалларында төзелеш сезоны дәвамында — апрельдән сентябрьгә кадәр барачак процессларга кушылу мөһим.
Очрашулар расписаниесен «Безнең ишегалды» программасының социаль челтәрләрендә һәм Dvor.tatar. сайтында карарга мөмкин.