ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 27 февральдә болытлы, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр булачак.
Аерым районнарда буран, төнлә бозлавык.
Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән 15-20 м/с, төнлә локаль яктан 22 м / с. кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -3..+1˚.
Көндез максималь һава температурасы 0..+3˚.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.