Лениногорскида «Созвездие-Йолдызлык»XXIII фестиваленең зона этабы тәмамланды. Анда республиканың 6 районыннан 1600 талантлы бала катнашты. Өч көн эчендә жюри 327 иҗади номер карады.
Фестивальнең зона этабы гала-концерт белән тәмамланды, программага Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарыннан сайлап алу туры нәтиҗәсендә сайлап алынган иң яхшы номерлар керде.
Фестивальне оештыручыларны, катнашучыларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов сәламләде.
"Мондый масштаблы фестивальне уздыру мәйданчыгы итеп Лениногорск сайлануына без бик шат. Мин фестивальне оештыручыларга, әлбәттә, ата - аналарга һәм педагогларга рәхмәтле, чөнки иҗат кешесен тәрбияләү җиңел эш түгел», - диде ул һәм алга таба уңышлар теләде.