Лениногорскида "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этабы башланды

2023 елның 24 феврале, җомга

Бүген Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» XXIII фестиваленең зона этабы ачылды.

Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы һәм Азнакай районнарында катнашучылар үзләренең талантларын күрсәтү өчен җыелдылар.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов фестивальнең барлык катнашучыларын, оештыручыларын һәм кунакларын  сәламләде. "Безнең сәхнә «Созвездия-Йолдызлык» фестивале зона этабының төп мәйданчыгы булды, ул бүген һәм 26 февральгә кадәр узачак. Бу-рухи кыйммәтләрне, әхлакый сәламәтлекне саклау, актив гражданлык позициясен формалаштыру максатыннан үткәрелә торган уникаль проект. Ә иң мөһиме меңләгән талантлы, искиткеч балаларны үзенә җыя! Бу фестивальне шәһәребездә уздыру безнең өчен зур дәрәҗә. Оештыручыларга зур рәхмәт, барлык катнашучыларга да үз сәләтләрен күрсәтергә, ә жюри һәм тамашачыларга матур чыгышлар күрергә телим», - диде район башлыгы.

Шулай ук фестивальнең генераль продюсеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов һәм жюри рәисе - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.

Аннары Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Дмитрий Тумановның һәм якташыбыз Даниил Ивановка Советның Рәхмәт хатларын тапшырды.

24 февральдә Лениногорск һәм Бөгелмә районнары, 25 февральдә - Әлмәт һәм Азнакай районнары, 26 февральдә - Баулы һәм Ютазы районнары сайлап алу номерлары узачак, ә 18.00 сәгатьтә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Зона этабының сайлап алу чыгышларының Видео-трансляциясен фестивальнең рәсми сайтында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International