Бүген Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Лениногорскида "Мәңгелек ут" мемориалына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Хәрби бәрелешләрдә һәлак булган Россия хәрбиләрен искә алу өчен Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, башлык киңәшчесе Петр Гринь, запастагы подполковник, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераны Илья Мишин һәм локаль конфликтларда катнашучылар һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары җыелды.
"Мәңгелек ут" мемориалы янында катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.