2023 елның 22 февралендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда быел туган игезәкләрнең беренче парына исем кушу тантанасы узды. Малайларга матур исемнәр бирделәр – Назар һәм Захар.
Әлеге истәлекле вакыйга белән яшь гаиләне котларга «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Михайлова Зөлфия Габделхәмәт кызы, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миннегалямова Елена Яковлевна, «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе башкарма секретаре - Храмов Игорь Петрович һәм башкалар килде.
Яшь гаиләгә истәлекле бүләкләр, сертификатлар, чәчәкләр тапшырылды һәм сабырлык, зирәклек, көч һәм энергия теләделәр. Балалар сәламәт һәм бик бәхетле үссеннәр