Бүген Казан шәһәрендә Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Лениногорск районы делегациясе составында Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк җитәкчелегендә Лениногорск районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов, «Юнрмия» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең муниципаль штабы җитәкчесе Илья Мишин, Әфганстан ветераннары берлегенең Россия төбәк бүлекчәсе Лениногорск бүлеге рәисе Рамил Даутов, «Сугышчан туганлык» Лениногорск бүлеге җитәкчесе, сугыш хәрәкәтләре ветераны Артур Якупов, сугыш хәрәкәтләре ветераннары Сергей Стрелков, Илдар Хәлиуллин, Анатолий Чугунов, Василий Семенов, Илдар Рахманов, Нәфис Галимов катнашты.
Хәрби хезмәткәрләргә һәм ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне бәйрәменең Ватанга тугрылык һәм хезмәт итү символы булуын билгеләп үтте.
Ул бүген илебез иминлеге сагында торучыларга, хәрби һәм гражданлык бурычларын үтәүчеләргә рәхмәт белдерде.
Чара дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм концерт программасы белән тәмамланды.