Ватанны саклаучылар көне белән котладылар

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

21 февральдә Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү кысаларында, шулай ук «Актив озын гомер» проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Сүнмәс ялкын» иҗат коллективы белән берлектә Үрнәк – Күмәк авылында яшәүче гражданин Искәндәр Н. ны котладылар.

Чара Ватанны саклаучылар көне алдыннан бәйрәм атмосферасы булдыру өчен уздырылды.

Искәндәр Габбас улы кунакларны шатланып каршы алды. Чакырылган артистлар бәйрәм концертын күрсәттеләр, ә белгечләр конкурслар үткәрделәр.

Искәндәр Габбас улы хәрби хезмәт узган еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты, игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде, котлауларны бик теләп кабул итте. Чара ахырында социаль ярдәмчеләре Эльвира әзерләгән бәйрәм табыны артына җыелдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International