22 февральдә «Геройлар белән диалоглар» Бөтенроссия проекты кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Мостафина Флюра тарафыннан яшь буын Урмышлы авылы волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан Якупов Мингат Габеден улы белән очрашу оештырылды. Чараның максаты-остазлык традицияләрен торгызу, Россия халкының тарихи истәлеген саклау, актив гражданлык позициясе, патриотлык хисе тәрбияләү, геройларча узганнары өчен горурлык тәрбияләү.
Формаль булмаган шартларда чарада катнашучылар тере диалог форматында сугышка, сугыш хәрәкәтләре шартларында яшәү, армиядә хезмәт итү үзенчәлекләре турында кызыксындылар һәм фикер алыштылар.
Очрашу ахырында волонтерлар, йорт яны территориясендәге карны җыештырып, ветеранга ярдәм күрсәттеләр.