Лениногорскида Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы концерт булды

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бүген Лениногорск шәһәре Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы концерт булды.

Чарада Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм ветераннар, мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре, иҗтимагый ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты.

Чараны Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Аннары Трифонов Олег Николаевичны "Батырлык өчен"  медале белән бүләкләде. 

Бу тантаналы көнне тамашачыларга патриотик бәйрәм атмосферасына чуму, ватаннары белән горурлану мөмкинлеге бирелде. Бәйрәм программасында Мәдәният сараеның барлык иҗат коллективлары да катнашты. Матур номерлар залда бәйрәм атмосферасы тудырырга мөмкинлек бирде һәм онытылмаслык тәэсирләр калдырды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International