22 февральдә Май чабу бәйрәме башланды. Май чабу атнасында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү үзәге социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән бергә сәламәтлекләре буенча өйдән чыкмаган социаль хезмәт алучылар янына бардылар. Чөнки Масленица-якыннары, туганнары һәм дуслары белән аралашуга багышланган вакыт. Социаль хезмәткәрләр коймак пешерделәр, самавырдан чәй куйдылар, ә волонтерлар бәйрәмнең тарихын сөйләделәр.
Хезмәт күрсәтелә торган Мортазина Г., коймак пешерү буенча мастер-класс үткәрде, кунаклар хуҗабикәне такмаклар һәм җырлар белән сөендерделәр.