17 февральдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Фәридә Идрисова районның социаль хезмәткәрләре белән «Сулыш гимнастикасы» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: сулыш күнегүләре белән танышу, сулыш алу авыруларыннан соң олыларны реабилитацияләү.
Дәресләр вакытында социаль хезмәткәрләр, программада катнашучылар белән бергә, сулыш күнегүләре комплексын үзләштерәләр, һәр дәрес белән кабатлау санын әкренләп арттыралар.
2023 елда программаны тормышка ашыруда авыл җирлегендә хезмәт күрсәтелә торган 22 граждан катнаша. Бу программа-олы яшьтәге кешеләр өчен физик сәламәтлекне һәм психоэмоциональ халәтне саклау, яңа ресурсларны ачу һәм шуның аркасында тормыш сыйфатын яхшырту ысулы.