Лениногорск мәктәпләрендә "Парламент дәресләре" узды

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

«Без Россия гражданнары» дигән Парламент дәресләре шәһәр һәм район депутатлары Рәгать Хөсәенов, Гөлфирә Рәфыйкова, Елена Әхмәтҗанова, Ирина Чумарина, Дмитрий Ильин, Рафаэль Нуретдинов, Венера Вәлиева, Айрат Кашапов, Наилә Исмәгыйлева, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин, районның Иҗтимагый советы вәкилләре катнашында узды. 

Депутатлар балаларга Советлар, Парламент эшләре турында сөйләделәр, шулай ук  законнарны үтәргә кирәклеген искәрттеләр.

Укучыларны депутатларның эшчщнлеге һәм яшьләр сәясәтендәге үзгәрешләр кызыксындырды.

Дәрестә укучыларга яхшы укырга, ил данын арттырырга, лаеклы гражданин булырга әмер бирелде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International