Лениногорскида юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча гаилә командалары арасында муниципаль конкурс узды

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Лениногорскида юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча гаилә командалары арасында муниципаль конкурс узды.

Әлеге конкурста Лениногорск муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Җиңүчеләрне «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм мәгариф идарәсе дипломы, кубок һәм истәлекле призлар белән бүләкләделәр. 1 урынны (5 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы) Ибраһимовлар гаиләсенә бирделәр. 2 урында-Акимовлар гаиләсе.

3 урында – Гайнетдиновлар гаиләсе «28нче балалар бакчасы». Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International