2023 елның 18 февралендә Лениногорск муниципаль районы опека һәм попечительлек секторы белгечләре "Бөгелмә шәһәре ЦССУ" ДБУ белгечләре белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрде.
Чараның максаты-яшь буында патриотлык хисе тәрбияләү һәм гаиләләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Татарстан Республикасының Бөгелмә һәм Лениногорск муниципаль районнарыннан иң актив һәм тату гаиләләр исеме өчен көрәшергә 6 гаилә килде.
Гадел көрәштә 30 бала һәм 11 өлкән кеше стройга әзерлек күнекмәләрен күрсәтте, "Балалар һәм яшүсмерләр туризмы станциясеннән"спорт ориентлашуы сукмагы узды. Туристик палаткаларны вакытка җыйдылар һәм сүттеләр, бер-берсенә беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. Интеллектуаль конкурс катнашучыларга дәүләтебез һәм төбәк тарихы буенча белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Нәтиҗәдә, өченче урынны Бөгелмә районыннан Ишкининнар һәм Лениногорск районының Сивачевлар гаиләләре бүлеште. Икенче урынны Лениногорск шәһәреннән Галиевлар гаиләсеалды. Лениногорск районының Хужаназаровлар гаиләсе өйләренә җиңү белән кайтты!
Барлык катнашучылар да кыйммәтле һәм татлы призлар белән бүләкләнде.