Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең яңа начальнигын тәкъдим итүдән башланды. Начальник итеп, полиция полковнигы Бәдретдинов Руслан Фәрит улы билгеләнде. Район башлыгы Рәгать Хөсинов аңа безнең районда уңышлы хезмәт итүен һәм нәтиҗәле эшләвен теләде.
Аннары полиция начальнигы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Андрей Иваньчин чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә мошенниклык - иң актуаль проблемаларның берсе.
Әгәр мошенниклар алдау юлы белән сезне акча күчерергә ышандыра алса һәм сез моны шул ук көнне аңласагыз, шунда ук банкка шалтыратырга һәм күчерү операциясен туктатырга, ә соңыннан полициягә 02 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк!
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов идарәче компанияләргә һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларга фатирларда кыска вакыт эчендә клапаннар урнаштыру кирәклеге турында халыкка аңлату эшләре алып барырга кушты. Клапан-ябык тәрәзәләрдә табигый вентиляциянең эшләвен яхшырту өчен эшләнгән җайланма.
Киңәшмә ахырында Район башлыгы хезмәтләргә 21 февральдә узачак йомгаклау сессиясен, Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан концерт, ә 26 февраль көнне «Юбилейный»паркында Май чабу бәйрәмен үткәрүне тиешле дәрәҗәдә оештырырга кушты.