17 февральдә Лениногорск шәһәренең 20 нче балалар бакчасында «Педагогик дуэт» конкурсы узды.
Конкурста Лениногорск шәһәрендәге балалар бакчаларыннан 12 педагог, 6 педагогик дуэт: 5нче балалар бакчасы, 10нчы балалар бакчасы, 14нче балалар бакчасы, 18нче балалар бакчасы, 20нче балалар бакчасы, 25нче балалар бакчасы катнашты. I урынны 25нче МБДОУ педагогик дуэтына бирделәр, II урынны 10нчы МБДОУ педагогик дуэтына бирделәр, III урынны 5нче МБДОУ педагогик дуэты алды.
Котлыйбыз!!!
Талантлы педагогларыбызга һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар, сәламәтлек һәм уңышлар телибез.