Адмираллар, алга!

2023 елның 17 феврале, җомга

15 февральдә Әфганстаннан гаскәрләр чыгару көнендә ТР ДОСААФ Лениногорск автомәктәбе территориясендә «Адмирал» хәрби-патриотик уены узды. Уен «Росмолодежь»Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Уенның мәртәбәле кунаклары булдылар:

- "Беркут» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе, отставкадагы подполковник Золотухин Владимир Иванович;

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары-Кондратьева Алла Андреевна онлайн - форматта мөрәҗәгать итте.

Уенда үз белемнәрен һәм күнекмәләрен тикшерү өчен сынаулар узарга тиешле мәктәп командалары катнашты. Аларга теоретик һәм практик биремнәрне үз эченә алган 8 сынау үтәргә кирщк иде. 

Уен Лениногорск муниципаль районында патриотик тәрбия системасын камилләштерү максатыннан үткәрелә һәм яшьләрдә патриотик аң, актив гражданлык позициясе нигезләрен формалаштыруны тәэмин итә.

Нәтиҗәдә, 88,5 балл җыйган 5нче мәктәп уенның абсолют җиңүчесе булды. 2 урынны 2нче һәм 3нче мәктәп командалары яулады.

 

#россмолодежь #росмолодежьгрантлар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International