Лениногорск мэриясенең утырышлар залында Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы булды. Ачылыш тантанасында «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, «Россия Ел тәрбиячесе - 2021» Бөтенроссия конкурсы лауреаты һәм «Ел тәрбиячесе – 2021» республика конкурсы абсолют җиңүчесе Виктория Цыганова, Гомумроссия мәгариф профсоюзы территориаль оешмасы рәисе Марина Сосункевич, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.
2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Педагог һәм остаз елы һөнәр вәкилләренең аерым статусын тану максатыннан уздырыла һәм педагогларның иҗади һәм һөнәри потенциалын үстерү, һөнәрнең социаль абруен күтәрү өчен игълан ителде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк үзенең чыгышында Педагог һәм остаз елы Россия педагогикасына нигез салучыларның берсе Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган булуын ассызыклады. Владимир Васильевич, очрашуда катнашучыларның көчле алкышлары астында, символик төймәгә басып, Лениногорск муниципаль районында Педагог һәм остаз елына старт бирде.
Чара кысаларында барлык катнашучылар Казан федераль университеты залы белән телекүпердә катнаштылар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп мәсьәлә-белем бирү сыйфаты. "Бу безнең өстенлегебез. Шул ук вакытта үсеп килүче буында патриотлык, гражданлык хисе тәрбияләү, республикабыз һәм илебез өчен традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру мөһим», — диде ул.
Педагог һәм остаз елы ачылубелән Россия мәгариф министры Сергей Кравцов котлады. Үзенең видеомөрәҗәгатендә ул бу елны тәрбиячеләргә, укытучыларга һәм үсеп килүче буынга белем, зирәклек һәм йөрәк җылылыгын тапшыручыларның барысына багышлау карары остазлык хезмәтенең әһәмиятен тагын бер кат раслый, дип билгеләп үтте.
Чара ахырында Лениногорск педагоглары хоры, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм барлык муниципаль берәмлекләр хорлары белән берлектә, Т. Вәлиевнең сүзләренә һәм музыкасына иьат ителгән «Минем укытучыларым» җыры башкарды.