Туган авылы Туктар-Урдалы һәм районыбызның хөрмәтле кешесе Мөслимә апа Гарифулинага 15 февральдә 90 яшь тулды.
Бөек Ватан сугышы чоры баласы, сугыш ачысын, ачлык-ялангачлыкны үзенең сабый йөрәге аша үткәргән, ул заманнарның авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән Мөслимә апа, үзенең якты юбилеен яраткан кызлары-кияүләре, оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә каршылый.
Бөек Ватан сугышы елларында, җиде-сигез яшьлек кыз бала, олы ир-атлар гына эшли торган авыр эшләрдә эшләгән, язгы-көзге кыр эшләрендә катнашкан, кырда эшләүчеләргә көянтә-чиләк белән аш алып килеп, ашата торган булган.
Мөслимә апа 25 яшеннән тол калып, ике кыз бала үстергән-олы тормыш юлына аяк бастырган. Биш оныгын тәрбияләүдә булышуга чын күңелен биреп тырышкан. Алар бүген кадерле әниләре һәм әбиләрен гөл чәчәкләргә төреп, аның өчен мул бәйрәм табыны әзерләгәннәр.
90 яшьлек юбилее белән Мөслимә Хөҗҗәт кызы Гарифуллинаны Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тәбрикләргә килде. Ул шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән дә котлау сүзләре җиткерде. Юбилярга якыннарының җан җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп, сау-сәламәт яшәвен теләде.

