Лениногорскилылар «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зона этабында катнаштылар

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

14 февральдә Әлмәт шәһәрендә " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона этабы узды.   Анда Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Азнакай, Ютазы, Баулы һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 40 катнашучы көч сынашты. 

Лениногорск районы 3 номинациядә тәкъдим ителде. Ир-ат лидер номинациясендә -ТР трамплиннан сикерү федерациясе президенты, Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины - Вәлиев Энес Кавыевич, изге йөрәкле ир - ат номинациясендә - Бердәм Россия партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Храмов Игорь Петрович җиңүче булды.  Балалар музыка мәктәбе укытучысы Кушилкова Гөлшат Рамазан кызы-Хатын-кыз мәдәният һәм рухият номинациясендә катнашучы Дипломына лаек булды. 

Котлыйбыз, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International