Лениногорск халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә социаль технология тормышка ашырыла

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

10 февральдә Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында укулар уздырды. Шөгыльнең максаты-өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны саф һавада таяклар белән йөрергә өйрәтү аша социаль-сәламәтләндерү реабилитациясе.

Урмышлы авылының социаль хезмәткәре Ф. Мостафина үзенең хезмәт күрсәтүче өлкән яшьтәге гражданнарын таякларны файдалану буенча инструкция белән таныштырды, йөрү техникасы буенча күрсәтмә дәрес үткәрде. Бу технология олы яшьтәге кешеләргә физик сәламәтлекне һәм психоэмоциональ халәтне саклау, тормыш сыйфатын яхшырту буенча ярдәм итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International