Лениногорскида татар телендә белем һәм тәрбия бирүче төркем тәрбиячеләре өчен муниципаль база мәйданчыгы утырышы узды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

15 февральдә татар шагыйре Муса Җәлил туган көнендә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче төркем тәрбиячеләре өчен «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә татар теле белән укыту эшчәнлеге моделен булдыру» муниципаль база мәйданчыгы утырышы узды. Әлеге утырыш әһәмиятле бәйрәм - Халыкара туган тел көненә багышланган иде.

База мәйданчыгы эше кысаларында 22нче балалар бакчасы педагоглары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар: өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә  белем бирү эшчәнлеген  күрсәттеләр, «Кубик Блума» алымы белән таныштырдылар. 

Тимәш «Ласточка» балалар бакчасы тәрбиячеләре «Интеллект – карталардан файдалану» мастер-классы белән чыгыш ясадылар; Шөгер балалар бакчасы тәрбиячеләре «Уеннар, музыка уеннары аша диалогик сөйләм формалаштыру» мастер-классы белән чыгыш ясадылар;  «27нче балалар бакчасы» тәрбиячесе балаларга татар телен өйрәтү барышында уен технологияләрен куллану буенча мастер-класс тәкъдим итте. 12 нче бакча урта мәктәпкәчә яшьтәге балаларда диалогик сөйләмне үстерүбуенча авторлык уенын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International