13 февраль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Светлана Мосолова тарафыннан Лениногорскиның 14нче мәктәбендә Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган тарихи сәгать уздырылды.
Чараның максаты-балаларны Федор Шаляпин тормышының төп фактлары белән таныштыру, рус музыкаль мирасына уңай караш формалаштыруга ярдәм итү.
Тарихи сәгать барышында балалар бөек рус артисты тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, аның иҗатының төп этапларын искә төшерделәр. Шулай ук артистның һәм аның замандашларының истәлекләреннән өзекләр укылды.
Соңыннан балалар кызыклы чара өчен оештыручыга рәхмәт белдерделәр.