9 февраль көнне Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Зилә Мөдәрисова "СПИД турында нәрсә беләсең?" темасына сораштыру үткәрде.
Сораштыруның максаты-ВИЧ-инфекция һәм СПИДны профилактикалау турында мәгълүмат алу.
Чарада катнашучыларның барысы да анкеталар тутыруга җитди карадылар, авыруны кисәтүнең төп чараларын, аны вакытында диагностикалау урында искә төшерделәр.
Бу куркыныч авырудан саклану өчен берничә төп кагыйдә барлыгына аерым игътибар бирелде. Ахырда сораштыруда катнашучыларның барысына да «Үзеңне сакла»дигән белешмәлекләр тапшырылды.