2023 елның 10 февралендә Лениногорск ДОСААФ автомәктәбе территориясендә чираттагы тапкыр «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Адмирал»шәһәр хәрби-патриотик уенында җиңү өчен көрәшергә әзер командалар җыелды.
Уенда һөнәри һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларының 6 студентлар командасы, шулай ук шәһәрнең студентлар берләшмәләре катнашты.
Катнашучыларга ут, су һәм бакыр торбалар аша үтәргә туры килде, чөнки уен программасы теоретик һәм практик биремнәрне үз эченә алган 8 сынаудан тора иде.
Уен Лениногорск муниципаль районында патриотик тәрбия системасын камилләштерү максатыннан үткәрелә һәм яшьләрдә патриотик аң, актив гражданлык позициясе нигезләрен формалаштыруны тәэмин итә.
Узган сынаулар нәтиҗәләре буенча 96 балл җыйган «Лениногорск шәһәре Студентлар лигасы» командасы уенның абсолют җиңүчесе булды. 2 нче урынны "Лениногорск нефть техникумы" командасы алды һәм 3 нче урынны «Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте»командасы алды.