7 февраль көнне Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова "Яшүсмер. Хокук бозу. Җаваплылык " 1 нче номерлы социаль участокта балигъ булмаганнар өчен мәгълүмат сәгате уздырды.
Чараның максаты-балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне һәм хокук бозуларны профилактикалау, яшүсмерләрдә хокукый аң тәрбияләү.
Мәгълүмати сәгать барышында социаль педагог балалар белән балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек проблемасы турында фикер алышты, төп төшенчәләрне билгеләде. Җинаять җаваплылыгы үзенчәлекләрен аңлатты.
Ахырдан белешмәлекләр таратылды.